Туган көнең синең, җан дускаем,
Гомереңнең чәчкә чаклары.
Теләкләрнең сиңа иң изгесе —
Йөрәк түрләрендә ятканы.
Чуерташтай чыдам, түземле бул
Тормыш күперләрен үткәндә.
Җан сөйгәнең яннарыңда булсын
Язмыш йомгакларын сүткәндә.
Бәхетләрең телим бер-бер артлы,
Шатлык нуры сирпәп килгәнен.
Күзләреңнең гел балкуын телим,
Елмайганың телим, көлгәнең.
Чуерташтай чыдам, түземле бул
Тормыш күперләрен үткәндә.
Җан сөйгәнең яннарыңда булсын
Язмыш йомгакларын сүткәндә.
Озын гомерле бул, рәхәт яшә,
Кайгы җиле сиңа тимәсен.
Теләр теләкләрең кабул булсын,
Өметләрең һичкем өзмәсен.
Чуерташтай чыдам, түземле бул
Тормыш күперләрен үткәндә.
Җан сөйгәнең яннарыңда булсын
Язмыш йомгакларын сүткәндә.
Варианты песни
- Туган көн (беренче вариант)
- Туган көн (икенче вариант)
- Туган көн (өченче вариант)
- Туган көн (дүртенче вариант)
- Туган көн (бишенче вариант)
- Туган көн (алтынчы вариант)
- Туган көн (җиденче вариант)
- Туган көн (сигезенче вариант)
- Туган көн (унынчы вариант)
- Туган көн (унберенче вариант)
- Туган көн (уникенче вариант)
