Җыр эчендә йолдыз булмый

Туган ягымда бер күл бар,
Күл эчендә кондыз бар.
Туган якта бер җыр оттым,
Җыр эчендә йолдыз бар.

Җыр эчендә йолдыз булмый,
Җыр эчендә моң була.
Бергә чакның кадерен белик,
Аерылгач соң була.

Туган ягымда бер кош бар,
Кунар җире гөл генә.
Кешенең дә, кошларның да
Туган җире бер генә.

Туган җирем бер генә дип,
Сайрыйлар бит кошлар да.
Кош булып очып кайтуым
Керә минем төшләргә.

Туган ягымда бер тау бар,
Түбәсе күккә тигән.
Туган якта дустым калды,
Яшьләй өзелеп сөйгән.

Туган ягыма кайтам да
Шул тауга менәм әле.
Оныт инде дисәләр дә,
Дустымны күрәм әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (7 голосов)
« »