Буран (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тыныч тормыш инде югалды…
Бураннарга дөнья уралды…
Тын алырлык тыныч мизгел юк —
Тормышмы бу, тоташ буранмы?!

Тотынышып юлны чыгарга
Берәрегез бармы?! Кем анда?!
Дуслар да юк, юк бер туган да
Бер ялгызым яшим буранда.

Дусларым да минем сымандыр,
Аларны да буран җуйгандыр.
Дуслар да юк, юк бер туган да…
Барыбыз да бер үк буранда…

Буран күмә барыр юлларны…
Буран шавы күмә җырларны…
Бурамый тор әле, әй, буран…
Барлыйк әле яндагыларны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »