Добавлено tatassr в ВС, 09/09/2018 - 22:25

Бик кечкенә чагымнан ук
Гармун алдым кулыма.
Моңдаш булды җырыма ул,
Юлдаш булды юлыма.
Уйна, гармуным моңлы итеп,
Үзәкләрне өздереп.
Тарат кайгы-сагышларны
Моңнарыңда йөздереп.
Рәхмәтем сиңа бик зур шул,
Минем моңлы гармуным.
Халкыма җиткерәсең син,
Йөрәгемнең бар моңын.
Синең белән таныштырдык
Яратышкан парларны.
Уйнап-җырлап бизәдек без
Алтын, көмеш туйларны.
Киләчәктә дә, гармуным.
Моңнарың сибелсен гел.
Миңа — синсез, сиңа — минсез
Яшәве күңелсездер.