Әниле йорт

Категория: көе һәм сүзләре

Яулыкларын чөеп бәйләп алган,
Йөгергәләп аш-су әзерли.
Нинди рәхәт әни барда өйдә,
Нинди матур безнең үскән өй.

Озатып кала, әни, озатып кала,
Ишек төпләрендә кул болгап.
Мин дә китәм, түзә-түзә сагынып,
Кабат кайтасыларымны уйлап.

Без кайтулар олы бәйрәм кебек,
Без китүләр сагыш әнигә.
Әллә нинди йортлар күрдек инде,
Күңел тарта һаман шул өйгә.

Озатып кала, әни, озатып кала,
Ишек төпләрендә кул болгап.
Мин дә китәм, түзә-түзә сагынып,
Кабат кайтасыларымны уйлап.

Балаларың көтә үз тормышын,
Оныкларың бирә ямь көнгә.
Аларның да озак еллар кайтып
Килер җире булсын әнигә.

Озатып кала, әни, озатып кала,
Ишек төпләрендә кул болгап.
Мин дә китәм, түзә-түзә сагынып,
Кабат кайтасыларымны уйлап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »