Елмаеп карале

Категория: көе сүзләре

Елмаеп карале бер генә,
Күзеңнән очкыннар сибелсен.
Терелсен яралы күңелләр,
Яктылыкка җаннар күмелсен.

Елмаеп карале күземә,
Яратам елмайган чагыңны.
Елмаеп яшәле янымда,
Яктыртып яшәле җанымны.

Елмаеп карале дөнъяга —
Очкыннар сибелсен күзләрдән.
Елмаю яктыртсын дөньяны,
Җиңелми елмая белгәннәр.

Елмаеп яшәле янымда.
Елмаю һәркемгә килешә.
Елмая белгәннәр җиңелми —
Елмая, яралы килеш тә.

Елмаеп карале күземә,
Яратам елмайган чагыңны.
Елмаеп яшәле янымда,
Яктыртып яшәле җанымны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
« »