Әй, сабыем…

Категория: көе сүзләре

Әй, сабыем минем, күз нурым,
Син сүрелмәс өмет йолдызым.
Матур, диләр дә бит дөньяны,
Син булмасаң, аның ни яме.
Әй, сабыем минем, күз нурым.

Тик бәхетле генә бул, балам,
Газапларың булса, түз, балам.
Син шат булсаң, мин дә нурланам,
Син кайгырсаң, мин дә сызланам.
Тик бәхетле генә бул, балам.

Без гел генә бергә булмабыз,
Көтәр сине барыр юлларың.
Калсаң, әгәр, юллар чатында,
Син онытма әнкәң хакында.
Без һәрвакыт бергә булмабыз…

Тик бәхетле генә бул, балам.
Газапларың булса, түз, балам.
Син шат чакта, мин дә нурланам,
Ә кайгыңа, бәлки, чыдамам.
Тик бәхетле генә бул, балам.

Бар өмете синдә күңелнең,
Дәвамы син безнең гомернең.
Ал хыяллар, якты теләкләр
Сиңа күчә безнең йөрәктән.
Бар өмете синдә күңелнең.

Тик бәхетле генә бул, балам,
Газапларың булса, түз, балам.
Син шат булсаң, мин дә нурланам,
Син кайгырсаң, мин дә сызланам.
Тик бәхетле генә бул, балам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
« »