Ике чәчкә

Категория: көе сүзләре

Кулларымда — ике чәчкә,
Синең биргән бүләгең.
Әйтче, иркәм, моның белән
Ни әйтергә теләдең?

Ике чәчкә — ике төрле:
Ике якта үскәндер.
Ләкин җирнең ңылылыгы
Һәркайсына күчкәндер.

Кулларымда — ике чәчкә,
Синең биргән бүләгең.
Ике чәчкә — мин аларда
Икебезне күрәмен.

Без икебез — ике чәчкә
Тамырлар түгел бергә.
Бер тамырдан булмасак та
Үскәнбез бер үк җирдә.

Бер үк җирдән ике чәчкә
Кушыла алырбызмы?
Ә кушылгач гомерлеккә
Бер җирдә калырбызмы?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
« »