Карама күзләремә

Категория: көе сүзләре

Ник текәлеп карыйсың,
Әллә мине таныйсың?
Сүзеңне дә әйтмисең син,
Күзеңне дә алмыйсың.

Карама күзләремә,
Карама инде шулай…
Синең күзләрдәге ялкын
Миңа да күчә бугай.

Карама инде шулай,
Ал инде күзләреңне.
Гашыйк итеп куярмын да
Өзәрмен үзәгеңне.

Аңламадың “Ал күзеңне,
Карама!..” — дигәнемне.
Хәзер инде үзем синнән
Алалмыйм күзләремне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »