Яшьлек белән хушлашу

Категория: көе сүзләре

Чәчәкләрен коя алмагач…
Күздән, гүя, яшьләр түгелә,
Ак чәчәкләр җиргә сибелә.
Язмышлардан узмыш булмагач.
Чәчәкләрен коя алмагач.

Нигә әле моңсу карашың.
Шул сибелгән чәчәк шикелле,
Яшь гомерләр үтә, дисеңме?
Нигә шундый моңсу карашың?
Кузгатма ла йөрәк ярасын…

Елмай әле, дустым, бер елмай…
Күкләр назы җирне ялмагач,
Алмаланыр әле алмагач.
Гомер бик үк төссез тоелмый,
Елмай әле, дустым, бер елмай.

Язлары бер җирнең назы бер…
Чәчәкләрен коя алмагач,
Үткәннәргә кайтып булмагач…
Язлары бер җирнең, назы бер…
Эх, моңсу шул, моңсу барыбер…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
« »