Көтәм сине (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Юрый-юрый, 
Юлларыңа карый, 
Көтәм сине, көтәм, кил, иркәм! 
Көтә-көтә, 
Сабырлыгым бетә, 
Нигә, нигә килмисең икән? 

Килсәң әгәр, 
Җибәр берәй хәбәр, 
Ярты юлдан каршы төшермен. 
Сылукаем, 
Һәр адымың саен 
Юлларыңа йолдыз түшәрмен. 

Килми калсаң, 
Мине утка салсаң, 
Күпме җырым кала җырланмый. 
Кил, күз нурым, 
Кил син, якты җырым, 
Кояшсыз бит ай да нурланмый.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »