
Ялындырган булып йөрисең,
Яратсаң да мине син үзең.
Килмә-йөрмә, дисең артыңнан,
Куасың син мине яныңнан.
Китмә-китмә, диеп ялынам,
Кочагыңа кереп сарылам,
Сагынамы, диеп уйлыйсың,
Ышан, җаным, сине сагынам.
Үпкәлисең юк-бар сүземә,
Карамыйсың хәтта күземә,
Елмаймый янымнан үтәсең,
Син бит миннән шулай көләсең..
Китмә-китмә, диеп ялынам,
Кочагыңа кереп сарылам,
Сагынамы, диеп уйлыйсың,
Ышан, җаным, сине сагынам.
Ә узең бит, үзең, көнлисең,
Читтән генә мине күзлисең,
Күзләр салсам әгәр читләргә,
Эчтән янып-көеп йөрисең.
Китмә-китмә, диеп ялынам,
Кочагыңа кереп сарылам,
Сагынамы, диеп уйлыйсың,
Ышан, җаным, сине сагынам.