Язлар эзләп

Категория: көе сүзләре

Гомер урамында — җәй уртасы,
Җимешләргә инде тәм кергән…
Ә без икәү, шук балалар сыман,
Яз ягына качтык тәкъдирдән.

Без икебез язлар эзләп киттек…
Бу эш, беләм, сыймый канунга.
Эх, нишлик соң… Безнең бәхет, ахры,
Кануннарның аргы ягында.

Чәчләреңне үрә торгызырлык
Могҗизалар табып булса да
Язларыңа кабат барып булмый…
Калып булмый, барып булса да.

Назларыңда югаласы килә,
Утларында килә янасы…
Кануннары хәтта бозылса да
Һәм көтсә дә хәләл җәзасы…

Без икебез язлар эзләп киттек…
Бу эш, беләм, сыймый канунга.
Эх, нишлик соң… Безнең бәхет, ахры,
Кануннарның аргы ягында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »