Килче, килче

Категория: көе сүзләре

Очрагансың, бергенәм,
Бәхет бүләк итәргә.
Ачып күңел пәрдәсен,
Ягымлы итеп дәштең.

Килче, килче яныма,
Кулыңны бир кулыма.
Мәңге, син диеп яшәрмен,
Нур сибеп юлларыңа.

Син — күкләрнең йолдызы,
Көннәремнең аязы.
Назга тулып, йөрәк тә
Кушылды синең көйгә.

Килче, килче яныма,
Кулыңны бир кулыма.
Мәңге, син диеп яшәрмен,
Нур сибеп юлларыңа.

Яшик әле куанып,
Иң бәхетле пар булып.
Мәңге-мәңге кипмәсен
Сөюебез чишмәсе.

Килче, килче яныма,
Кулыңны бир кулыма.
Мәңге, син диеп яшәрмен,
Нур сибеп юлларыңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »