Көзге яңгыр

Көзге яңгыр, көзге салкын яңгыр
Өсләреңә синең сибелә.
Учакларның пыскып янган мәле —
Шуңа охшаш синең сөю дә.

Көзге яңгыр, көзге салкын яңгыр,
Кайчан булса ул соң туктармы?
Кабыныр дип кабат мәхәббәткә
Өметләнү әллә юккамы?

Көзге яңгыр, көзге салкын яңгыр —
Болытлары шундый карадыр.
Ул болытлар синең күңелеңдә
Кайчан икән, кайчан таралыр?

Көзге яңгыр, көзге салкын яңгыр —
Синең тойгылардан тугандыр.
Коендырып сагыш-газапларга
Туктамыйча ява шуңадыр.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »