Үрләреңне менгәч

Категория: көе сүзләре

Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Рәшәң белән битем юдың син;
Һәрвакытта бергә уртаклаштың,
Уртаклаштың барын-югын син.

Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Җилфердәде яшел күлмәгем.
Ни өчендер башка төштә түгел,
Үрләреңдә яшем түгәмен…

Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Әкрен дәшеп, мине туктаттың…
Бар җылысын тоеп ятармын күк
Үлгәч тә мин синең туфракның.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »