Добавлено tatassr в Втр, 30/10/2018 - 19:52

Син нигәдер әйтмәгәнсең,
Мин никтер күрмәгәнмен.
Сөюеңне сизмәгәнмен,
Ятларны эзләгәнмен.
Эх, никтер сиздермәгәнсең
Сиздерсәң сизәр идем.
Ярларымның барсы белән
Араны өзәр идем.
Көннәреңне бизәр идем,
Назыңда йөзәр идем.
Сөендерсәң — сөенер идем,
Әрнетсәң — түзәр идем.
Мин сине күрмәгәнмен шул,
Эй, хәзер күрер идем.
Алларыңа килер идем,
Артыңнан йөрер идем.
Үткән көннәр кире кайтса,
Нишләргә белер идем.