Уф-уф…

Категория: көе сүзләре

Никләр сиңа күзем салдым,
Күңелемә кереп калдың.
Бер күз сирпеп карадың да
Төн йокымны минем алдың.

Сагынам зәңгәр күзләреңне,
Өзәсең бит үзәгемне, уф.

Тик син генә табынганым,
Син бердәнбер якты ярым.

Уф, уф, сине генә сагынам хәзер,
Уф, уф, сиңа гына табынам хәзер,
Уф, уф, нишләттең син мине шулай.
Син тылсымчы кызый бугай,
Яндырасың нигә болай. Уф.

Уф, уф, хәлләремне белсәң иде.
Уф, уф, төн йокысы бирсәң иде.
Уф, уф. төшләремә керсәң иде,
Чыгалмыйча йөрсәң иде.
Бердәнберем дисәң иде. Уф.

Тик син генә табынганым,
Син бердәнбер якты ярым.
Тик син генә басаласың
Йөрәгемнең януларын.

Синсезлеккә түзәрменме,
Өзәсең бит үзәгемне, уф.

Тик син генә табынганым,
Син бердәнбер якты ярым.

Уф, уф, сине генә сагынам хәзер,
Уф, уф, сиңа гына табынам хәзер,
Уф, уф, нишләттең син мине шулай.
Син тылсымчы кызый бугай,
Яндырасың нигә болай. Уф.

Уф, уф, хәлләремне белсәң иде,
Уф, уф, төн йокысы бирсәң иде,
Уф, уф. төшләремә керсәң иде,
Чыгалмыйча йөрсәң иде.
Бердәнберем дисәң иде. Уф.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »