Добавлено tatassr в Втр, 30/10/2018 - 20:42

Тормыш тәме, яшәү яме —
Туганнарың янында.
Авырлык та берни түгел,
Алар янда чагында.
Бәйрәмнәрдә-шатлыкларда
Бергә-бергә гөрләрбез.
Авырлыклар килсә әгәр
Бергәләшеп җиңәрбез.
Туганнарым, туганнарым,
Күз терәп торганнарым.
Томаннарда адашмабыз,
Җиңәрбез бураннарын.
Бәйрәмнәр сыман үткәрик
Калган гомеребезне.
Исән булыйк, бергә булыйк,
Саклыйк бер-беребезне.
Бәйрәмнәрдә-шатлыкларда
Бергә-бергә гөрләрбез.
Авырлыклар килсә әгәр
Бергәләшеп җиңәрбез.