Барыбер

Мин ил гизүче ерак илләрдән,
Күңел нык өшегән шул салкын җилләрдән,
Синең яныңда тукталган идем,
Җаным җылыныр диеп уйлаган идем.

Мин барыбер, үземә каратырмын әле сине,
Барыбер, өзелеп яратырсың бер мәлне мине,
Барыбер, бер елмаеп күзләремә карарсың син,
Барыбер үземә булырсың син.

Әйттең син миңа "ашыкма"-диеп,
Өлгердем шул сине мин якын, үз итеп,
Уйлаган идем сөеп-сөелеп,
Гомерлеккә без бергә булырбыз диеп.

Мин барыбер, үземә каратырмын әле сине,
Барыбер, өзелеп яратырсың бер мәлне мине,
Барыбер, бер елмаеп күзләремә карарсың син,
Барыбер үземә булырсың син.

Юлларымда мин күп илләр гиздем,
Гүзәлдән — гүзәл күп кызлар күрдем,
Тик синең белән мин бәхеттән очам,
Әгәр янда булсаң.

Мин барыбер, үземә каратырмын әле сине,
Барыбер, өзелеп яратырсың бер мәлне мине,
Барыбер, бер елмаеп күзләремә карарсың син,
Барыбер үземә булырсың син.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »