Сагышларым (икенче вариант)

Көннәремне менә тагын
Алыштырды озын кич.
Сагышлана күңелкәем,
Тынычлана алмый хич.
Яннарымда сине, җаным,
Килә бигрәк күрәсем.
Синең мәхәббәтне тоеп,
Назларыңда йөзәсем.

Сагышларым, сагышларым.
Син минем сагышларым.
Син, син генә бизи аласың
Гомерем агышларын.

Белсәң иде, күрсәң иде
Ничекләр сагынганны,
Булсаң әгәр яннарымда,
Җылытыр идең җанны.
Яннарымда сине, җаным,
Килә бигрәк күрәсем.
Синең мәхәббәтне тоеп,
Назларыңда йөзәсем.

Сагышларым, сагышларым.
Син минем сагышларым.
Син, син генә бизи аласың
Гомерем агышларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »