Син минем иң соңгы сөюем

Ни генә булса да арада,
Син минем ин соңгы сөюем,
Син минем ин соңгы мәхаббәт,
Иң соңгы януым, көюем…

Син минем утларга салучым…
Шул уттан тартып та алучым…
Син минем, бары син сагыштан,
Ялгыштан йолып та калучым…

Син минем иң соңгы сөюем…
Ни генә булса да арада….
Син минем табышым, ялгышым,
Йөрәккә мәңгелек яра да..

Син минем иң соңгы сөюем,
Күктәге аем да, йолдызым…
Син кирәк, җаныма, таңыма,
Калганда дөньяда ялгызым!

Син минем иң соңгы союем…
Җырлардан, моңнардан яралган…
Тик сине яратыр идем мин,
Тусам да бу җиргә яңадан!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »