Баянчы җыры

Категория: көе сүзләре

Өзгәләнеп талый җил яфракны,
Көзләр килгән. Гомерем үткәндер.
Салкын яңгырмы бу, әллә хәлсезлекме?..
Яшәвемнең ахры җиткәндер.
Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым.

Безнең язмыш булды бик сагышлы,
Фаҗигалар сырып ябышты.
Күпләр янды афәт утларында,
Сөю китте ташлап — ялгышты.
Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым.

Сине кочып, иңнәремдә йөрттем.
Ташламадым, хәлем ташласа.
Минем әле өч-дүрт минутым бар,
Мине әле синең моң баса.
Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым.

Өзгәләнеп талый җил яфракны,
Көзләр килгән. Гомерем үткәндер.
Салкын яңгырмы бу, әллә хәлсезлекме?..
Сулышымның тыны беткәндер.
Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »