Добавлено tatassr в Втр, 18/12/2018 - 21:53

Нигә минем тарафка тик
Бер күз салып үтмисең,
Әллә чынлап күрмисең син,
Әллә юри үртисең.
Бер карарсың күзләремә —
Күзләрең алалмассың.
Минем утым сиңа кабар —
Яратмый калалмассың.
Күзләремә кара әле,
Сөю тора түгелеп.
Берәүне дә ярата алмам
Сине яраткан кебек.
Бер карарсың күзләремә —
Күзләрең алалмассың.
Минем утым сиңа кабар —
Яратмый калалмассың.
Эзләмә дә, күзләмә дә —
Миндәйне табалмассың.
Дөньяда берәү генә мин —
Яратмый калалмассың.
Бер карарсың күзләремә —
Күзләрең алалмассың.
Минем утым сиңа кабар —
Яратмый калалмассың.