Кәккүк моңнарын тыңларга

Категория: көе сүзләре

Изге хәбәрләр килми торганда,
Кайгымны йотып, эчтән сызганда
Килә идем мин моңлы урманга
Кәккүк моңнарын тыңларга.

Бәхетем ташып, күңел тулганда,
Йөземне шатлык яше юганда
Мин киләм һаман җырлы урманга
Кәккүк моңнарын тыңларга.

Тәнемдә — җаным, сулыш-тын барда,
Җанымда җырым, рух-моң барда
Килермен барыбер шаулы урманга
Кәккүк моңнарын тыңларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
« »