Синең өчен мин барысына да әзер

Категория: көе һәм сүзләре

Йөрәгемне сиңа бүләк итәм,
Син дигәндә әзер барсына.
Алларыңа басып, күзеңә карап
Яратам дип әйтәм каршыңда.

Парлап барыйк, гомер елгасында
Йөзгән кебек булыйк көймәдә,
Мәхаббәттән бәхет ташып торсын
Гомер көзе безгә җитсә дә.

Синең өчен назлар ташый җанда,
Менеп китәм, диеп үрләргә.
Гомер буе сине яратырга
Сүз бирәмен, шашып сөяргә.

Парлап барыйк, гомер елгасында
Йөзгән кебек булыйк көймәдә,
Мәхаббәттән бәхет ташып торсын
Гомер көзе безгә җитсә дә.

Яратам бит, җаным, сине бик тә,
Сөю диңгезендә йөзик без.
Йөрәкләр дә бергә кушылдылар,
Балкып тора безнең йөзебез.

Парлап барыйк, гомер елгасында
Йөзгән кебек булыйк көймәдә,
Мәхаббәттән бәхет ташып торсын
Гомер көзе безгә җитсә дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »