Добавлено Ризида Мухаметзянова в СР, 19/12/2018 - 22:58
Фаныйлыкның кадерләрен белми,
Кабаланып сизми үтәбез.
Чумып дөнья мәшәкатьләренә,
Алтын явар, диеп көтәбез.
Кушымта:
Кадерләнеп яшәр бер мизгел ул,
Сабыр булыйк, килгәч бу җиргә.
Онытмыйк без һәрбер көнебезне
Бәхет-шатлыкларга күмәргә.
Уңыш каршыбызга чыкканда да
Кирәк юлны читләп үтәбез.
Балкып янган кояш нурларыннан
Бәхет-шатлык кына көтәбез.
Кушымта.
Гомерләрнең кадерләрен белеп,
Сердәш дуслар табып өр-яңа,
Яшик әле сайрап, изге коштай
Якты нурлар өстәп дөньяга.
Кушымта.
Бу җыр Гөлназ Биктимерова, Ризида Мөхәммәтҗанова репертуарында бар « »