Шиңмәсеннәр, әнкәй, гөлләрең(Әнкәем гөлләре)

Категория: көе һәм сүзләре

Синең гөлләр, әнкәй, шау чәчәктә!
Ничек үсә, әйтче серләрен?
Күңелеңдәдер ул бизәкләре,
Шуңа көчле, дәртле йөрәгең.

Синең назлы, җылы карашыңнан
Сихри нурлар гөлгә күчәме?
Әллә инде яшәвеңнең көче
Гөлләр белән бергә үсәме?!

Озайтырга теләп гомереңне,
Яктыртасы килә көннәрең.
Тере гөлдә якты өмет яши —
Шиңмәсеннәр, әнкәй, гөлләрең!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »