Әниемә (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Хәтеремдә иртә таңда
Әнием җырлаганы.
Искиткеч моң! Тынып кына
Йокламый тыңлаганым.

Кушымта:
Кайдан килә серле бу моң
Төшәме күктән?
Әнием, син изге җанлы
Фәрештә микән?

Юлга чыксам, әни укый
Хәерле догаларын.
Зәңгәр күктән сиб(е)лә җырдай
Бәхетле булуларым.

Кушымта.

Кайдан килә көч һәм гайрәт?
Һәркемдә дә ул булмый.
Ерак кояш моңга төргәч,
Җырламый һич тә булмый.

Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »