Добавлено Ризида Мухаметзянова в ЧТ, 20/12/2018 - 07:41
Киләчәктән кайтып киләм әле,
Шатлыгымны салып җырыма.
Һәр балама уңыш, бәхет теләп,
Калмасын дип булып җыр гына!
Кушымта:
Киләчәктән кайттым җырым алып,
Киләчәктә язсын җырларга…
Балаларым теләк, җыр, моңнарны,
Дога итеп булсын җырларга.
Кушымта.
Теләкләрне салам моңнарыма —
Сәламәтлек яусын мул гына.
Теләкләрем кабул була күрсен —
Калмасын ул булып моң гына!
Кушымта.
Киләчәктә оныкларыбыздан
Шаулап торсын безнең өебез.
Һәр мизгелнең матурлыгы бала —
Бәхет булса моңлы көебез.