Искиткеч бөрлегәннәр

Бөрлегән татлы булганга
Алланып пешә микән?
Татлы сөю көтмәгәндә
Уйларга төшә микән?

Кушымта:
Урман буйлап җыеп үттек
Искиткеч бөрлегәннәр.
Халык әйтә безнең хакта:
«Соклангыч пар килгәннәр»!

Бөрлегән кебек мәхәббәт
Алланып пеште иртә.
Белгәнсеңдер язмышыңны —
Юлыма чыктың, иркәм.

Кушымта.

Бөрлегәнле болыннарда
Ярылып калды эзләр.
Ышанамын, киләчәктә
Каршылар алсу көзләр.

Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »