Оҗмахта ял итә җаным,
Искитәрлек дөнья ямьле.
Өзелеп сөямен, ярым,
Син дә сөй, сөй мине, яме.
Кушымта:
Күзкәйләрем нур гына,
Сөям, сөям, бергенәм,
Өйдә нурлар балкыйлар,
Син бит кояш, бел генә.
Нурың артык кыздырмасын,
Көйдермәсен тормыш ямен,
Яшик без көннәрнең татлы
Бал-маенда йөзеп, яме.
Кушымта.
Өйне җылыт, суынмасын,
Үзең дә бул һәрчак җанлы,
Яшик без җылынып, ярым,
Бул син исән, исән, яме.
Кушымта.
Бу җыр Гүзәллия Хәкимҗанова, Гөлназ Газизуллина репертуарында бар
Добавлено Ризида Мухаметзянова в ЧТ, 20/12/2018 - 07:58
«
»