Кара шәле килә сөйрәлеп

Шомлы еллар иде. Январь җиле
Өйне-тышны йөри бер итеп,
Сыңар күзем белән тышка карыйм,
Тәрәзәнең бозын эретеп.

Ыңгырашкан кебек шыгырдатып,
Хат ташучы ачты капканы
Шомландырып, керер-кермәс торды,
Һәм борылып кире атлады.

Нигә китте? Нигә хат хәбәрдән
Мәхрүм калды безнең өй генә?
Анам күңеле нидер сизде бугай,
Кара шәлен салды иңенә.

Ул урамга чыкты өерелеп.
Кышкы салкын керде ишектән.
Салкын гынамыни ул елларда
Кешеләрнең җанын өшеткән).

Каерылган кош канаты кебек,
Кара шәле кардан сөйрәлә —
Әни, әни, нәрсә булды, әни?!
Сөйлә, әни! Хәер, сөйләмә.

Шатлыкларга күнегелә бугай,
Тик кайгыга булмый өйрәнеп.
Ничәмә ел инде әниемнең
Кара шәле килә сөйрәлеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (14 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »