Иркәм (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Тау башында җир җиләге
Нинди кызарып пешкән!
Сылу йөзен нурландырып,
Иркәм биергә төшкән.

Кушымта:
Күктә йолдыз җилпенә,
Минем иркәм бер генә.
Һай, бии бит, өздерә,
Карагызчы бер генә.

Әллә иркәм күктән төшкән,
Баскан саен нур ява,
Күктәге серле йолдыздай
Күзләре балкып яна.

Кушымта:
Кояш нуры йөзендә,
Яна йолдыз күзендә,
Һай, бии бит, өздерә,
Очкандай күк йөзендә.

Варианты песни

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »