Добавлено Ризида Мухаметзянова в ЧТ, 20/12/2018 - 08:09
Китәр идем ерак-ерак,
Ал язмыш таңнарына.
Яралы күбәләк булып
Очам гел яннарыңда.
Кушымта:
Яшәвемнең яме микән
Хәсрәт-сагышларым да?
Яралы күбәләк булдым
Синең язмышларыңда.
Энҗе бөртекләре тама
Гөл-чәчкә таҗларына.
Язмышым илтә хисләрне
Җәһәннәм сазларына.
Кушымта.
Иртә таңда кайнар энҗе
Чыкның тамчыларында.
Җәрәхәткә тозлар сибеп,
Җанны камчылый гына.
Кушымта.
Бу җыр Миләүшә Галина, Ризида Мөхәммәтҗанова репертуарында бар « »