Добавлено Ризида Мухаметзянова в ЧТ, 20/12/2018 - 08:36
Бер күрүдән, матур елмаюдан
Күзләремнән шатлык коелды.
Кар бөртеге кебек нурын чәчкән
Шатлык җыры сәер тоелды.
Кушымта:
Матур безнең уртак тормышыбыз,
Рәхмәт, Ходай, теләк үтәлә.
Элеккечә насыйп итсәң иде,
Гомер юлын тату үтәргә.
Яңа ай да йөзә, яктысыннан
Күзләреңдә — йолдыз ялкыны.
Без бергәбез, арабызда гүя
Энҗе карның аклык, сафлыгы.
Кушымта.
Бер мизгелдә карлар елагандай,
Эреде дә куйды учымда.
Кыш очраштык. Шушы яктылыклар
Көтсен иде мизгел очында.
Кушымта.