Яшик җырлашып (Эчең тулы җыр)

Буран каплый юлларымны —
Ниләр көтә торгандыр.
Заман авыр дисез лә сез,
Сезгә ниләр булгандыр.

Кар бураны безгә ни дә,
Авыр тормыш ни безгә?..
Аяк, кул бар, җилкәдә — баш,
Яшик гел җырлап бергә.

Шашма, буран, шашкан хәлдә
Зарлар салма юлларга.
Сагыш килеп, йөрәк янса,
Сал тик дәрья — суларга.

Кар бураны безгә ни дә,
Авыр тормыш ни безгә?..
Аяк, кул бар, җилкәдә — баш,
Яшик гел җырлап бергә.

Көртләр ерып барабыз без,
Буран һаман ыжгыра.
Буран, курыкмыйбыз һич тә,
Эчең тулы җыр гына.

Кар бураны безгә ни дә,
Авыр тормыш ни безгә?..
Аяк, кул бар, җилкәдә — баш,
Яшик гел җырлап бергә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »