Син бәхетле, әнием!

Категория: көе һәм сүзләре

Челтәр бәйли бармакларың —
Алтын гына кулларың.
Шул челтәргә бизәлгәндәй
Cерле гомер юлларың.

Кушымта:
Син бәхетле, әнием,
Зурласын сине Ходай!
Изгелектән нурлысың,
Йөзкәең балкый айдай,
Еллар өстәсен Ходай.

Казлар йолка бармакларың —
Бигрәк җитез кулларың.
Чит-ят җирдә мәрхәмәттә
Үтте яшьлек елларың.

Кушымта.

Токмач кисә бармакларың —
Оста икән кулларың.
Гәүһәр басма булды бер мәл
Синең килгән юлларың.

Кушымта.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »