Сөясем килә

Йөрәктәге хисләремне
Моңнарга саласым килә,
Сөюемнең яктылыгын
Җырларда әйтәсем килә.

Кушымта:
Чәчәк аткан яланнарда
Наз нурын сибәсем килә.
Гөлләмәләр төяп кочак,
Җәйләрдә каласым килә.
Белсәңче, сөясем килә.

Язлар, җәйләр кебек мәңге
Яшь булып каласым килә.
Бизәкле келәмдәй чагу
Яланнан йөг(е)рәсем килә.

Кушымта.

Синең җылы кочагыңда
Хисләрдән янасым килә.
Син дә миндәй сөйсәң, ярым,
Саф мәхәббәт назым — сиңа.

Кушымта.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »