Мәңгелек мәхәббәт (өченче вариант)

Еракларга киткәндә дә азга
Өзгәләнеп нигә сагынам?
Тәүге күргән кебек, шашып-ярсып
Күрәсем килә сине яңадан.

Кушымта:
Ак күлмәкне таплар ала(а)лмады
Күңелебез ап-ак булганга,
Бирешмәсбез әле киләчәктә
Мәңгелек мәхәббәт булганда.

Ялгыз калсам өйдә үзем генә,
Үткәннәргә кайта уйларым.
Искә төшә шаулап-гөрләп узган
Икебезнең бәхет туйлары.

Кушымта.

Үтеп киткән икән бик күп еллар,
Мәхәббәткә таплар төшмәде.
Шөкер-алла, бәхет шундый икән,
Ризалыклар күктән төшкәнме?!.

Кушымта.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »