Кыз хыялы

Теләгем зур язгы кичтә
Тамчы булып тамарга.
Кереп татлы төшләреңә,
Серләреңне табарга.

Йоклап ятканда йөрәгең
Пәрдәсенә кагарга.
Юллар күрсәтеп төшеңдә,
Маяк булып янарга

Кояш нуры булып көн дә
Җылытырга җаныңны.
Үзгәреш юк, нигә шулай
Кыйныйм икән аңымны?..

Карыйм хыял көчем белән
Зиһенеңне яктыртып.
Шуннан соң да карамасаң,
Йөр(е)мәм башка ялкытып.

Голосов пока нет
« »