Добавлено Ризида Мухаметзянова в ЧТ, 20/12/2018 - 11:16
Бәхетеңә тудым, үстем,
Ерак юллар, су кичтем.
Очраштырды Ходай безне
Гаҗәп карлы бер кичтә.
Кушымта:
Бәхеткәем синең кулда,
Ә синеке — миндә, бел!
Бәхетлесең, сизәм, беләм,
Күзкәйләрең — миндә гел.
Гомеребез матур! Ак кар —
Ходай биргән ризалык.
Ак кар кебек караймадык,
Калмадык һич югалып.
Кушымта.
Бәхетлебез икебез дә —
Башка бер ни кирәкми.
Күңелебез тыныч булсын,
Ярсып типсен йөрәккәй.
Кушымта.