Язгы моңым

Категория: көе һәм сүзләре

Бар тирә-як — гел яшеллек,
Нурланып кояш көлә.
Син, кадерлем, колач җәеп
Киләсең икән миңа!

Кушымта:
Бәхетем син, язгы моңым,
Йөрәгемнең яртысы.
Күзләреңдә күрәм синең
Кояшның зур яктысын.

Назлы язга иркәләнеп,
Бөреләр шытым бирә.
Бәхетем син, язгы моңым
Гөрләвек булып йөзә.

Кушымта.

Миңа гына атап бүген
Нурланып кояш көлә. —
Иртән торуга кояштай
Елмаясың бит миңа!

Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »