Нигә сандугач моңнарын
Отуы чиксез кыен?
Отып алыр идем, бәлки,
Йөрәктән чыкса көең.
Кайчан, кайдан керде икән
Йөрәккә көең?
Шул тирәдә һәр төнемдә
Урала уем.
Җанлы моңнарың, сарыкай,
Йөрәктә көең нигә?
Әллә синең барлык моңың
Көеңнән тора микән?..
Кайчан, кайдан керде икән
Йөрәккә көең?
Шул тирәдә һәр төнемдә
Урала уем.
Җиңел булмагач, от(а) алмам,
Сызлана шуңа күңел.
Сайрар булам һәр таңнарда —
Үзем сандугач түгел.
Кайчан, кайдан керде икән
Йөрәккә көең?
Шул тирәдә һәр төнемдә
Урала уем.
Бу җыр Илнар Миранов, Эльвина Хәйруллина репертуарында бар
Добавлено Ризида Мухаметзянова в ЧТ, 20/12/2018 - 11:45
«
»