Беләбез кайда барасын

Гафу итмәм сине, үземне,
Исраф итсәк әгәр гомерне.
Яшәү үзе бәхет түгелме?!.
Гөлгә күмик әле күңелне.

Кушымта:
Бәхет сүздә генә калмасын,
Җырлап үтсен еллар арасы.
Дус яшик без көн дә,
Дус яшик без, көннәрнең
Беләбез бит кайда барасын.

Үрмә гөлдәй булсын күңелләр,
Без битараф җырга түгелләр.
Гомер үкенечкә калмасын,
Кайгы яше күздән таммасын.

Кушымта.

Кемнең гомерләре ярасыз?..
Ходай бирми калмый дәвасын.
Гомер үтәр, бердәм яшик без,
Иркен сулый биреп һавасын.

Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »