Добавлено Ризида Мухаметзянова в ЧТ, 20/12/2018 - 12:11
Җан эретер ягымлы да
Хатын-кызлар бәйрәме,
Кемдер сиңа бүләк итәр
Хуш исле гөл бәйләме.
Кушымта:
Кояш көлә, ул да белә —
Соклангыч бәйрәм бүген.
Хатын-кызлар елмаюы
Яулады дөнья күген.
Кояш, сибеп алтын нурын,
Эретә ак карларны,
Бәйрәм белән тәбрикли ул
Гүзәл хатын-кызларны.