Теләсәм дә

Категория: көе һәм сүзләре

Карап калдым үзеңне,
Болыт япты күземне,
Яшен — аяз күгемдә,
Явар инде бүген дә.

Кушымта:
Син күңелем күгендә,
Йөрәгемнең түрендә.
Теләсәм дә сөяргә,
Калды инде сөйләргә.

Скрипка чыңлый җанымда,
Булмадың шул үземә,
Ташласаң да, яратам,
Болыт аша җан атам.

Кушымта.

Яшен, яңгыр гел булмый,
Кояш нуры түгелсен.
Назга туймый күңелем,
Син минеке түгелсең.

Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »