Көткәнсеңдер, әткәй

Көткәнсеңдер, әткәй, кайталмадым,
Читтә йөртте язмыш юллары.
Сиңа атап җырым язылмады,
Ялгышымны соңрак аңладым.

Еллар үткән саен акыл керә,
Еш керәсең, әткәй, төшләремә.
Сагышларым тия йөрәгемә,
Кайтып булмый ләкин үткәнгә.

Кайткан саен безне каршы ала
Өй каршында үскән миләшең.
Сагынабыз сине барыбыз да,
Кирәк чакта җитми киңәшең.

Еллар үткән саен акыл керә,
Еш керәсең, әткәй, төшләремә.
Сагышларым тия йөрәгемә,
Кайтып булмый ләкин үткәнгә.

Гомер уза йөреп чит җирләрдә,
Дөнья куып, җигелеп заманга.
Бәхиллегең сорап калалмадым,
Үкенеп яшим шуңа һаман да.

Еллар үткән саен акыл керә,
Еш керәсең, әткәй, төшләремә.
Сагышларым тия йөрәгемә,
Кайтып булмый ләкин үткәнгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »