Ак күбәләк булып

Күрәсеңдер күңел елаганын,
Яшьләр кипкән хәзер күзләрдә.
Тырышмагыз инде: юата алмый
Нинди генә җылы сүзләр дә.

Ак күбәләк булып тәрәзәгә кунып,
Читтән күзәтәсең сак кына.
Мин риза барсына, беразга булса да
Яныма син, җаным, кайт кына.

Әйтелмичә калган сүзләр бардыр
Яшеренгән хисләр йөрәктә,
Тормыш йомгакларын сүтүләре
Ялгызлыкта авыр бигрәк тә.

Ак күбәләк булып тәрәзәгә кунып,
Читтән күзәтәсең сак кына.
Мин риза барсына, беразга булса да
Яныма син, җаным, кайт кына.

Парлы мендәрләрне парсыз итеп,
Бер-берсеннән читкә этәргән
Язмышымның биргән сынавына,
Алга таба ничек түзәргә?

Ак күбәләк булып тәрәзәгә кунып,
Читтән күзәтәсең сак кына.
Мин риза барсына, беразга булса да
Яныма син, җаным, кайт кына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »