Казанда, диңгез портында

Категория: көе сүзләре

Ай-һай матур хат җибәргән
Сөйгән кызына егет:
«Казанда, диңгез портында
Каршыла, иркәм!» — диеп.

«Диңгездә хезмәт итәм», — дип
Язган егет хатында.
Тик язмаган кайсысында
Икәнлеге хакында.

Егетнең хаты буенча
Билгеләнгән көн җитә;
Казанда, диңгез портында
Чибәр кыз егетен көтә.

Азов диңгезеннән килеп
Төшәләр диңгезчеләр.
Эзли шунда, ләкин тапмый
Үзенең егетен чибәр.

Ак диңгездән һәм Балтиктан
Казанга килә кораб.
Монда да юк кызның егете…
Нишләргә соң, эш харап!

Әйтә төсле дулкын шунда:
«Кайгырма, чибәр, — диеп, —
Кара диңгез моряклары
Тиздән килерләр!..» — диеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
« »